|
Об Исламе • Основы Ислама.
Сабырлыклар ае — Рамазан
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Ислам дөньясы бар булмышы һәм ихласлыгы белән динебезенең төп биш шартыннан берсе булган ураза гыйбадәтен үтәүдә хозурлык кичерә. Елына бер генә тапкыр килә торган шушы фарыз гамәл — Рамазан аенда ураза тоту, аеруча зур әзерлек белән көтеп алына.
Гыйбадәтләрнең асылы булган ураза шартлары хакында бер-ике сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Монда Аллаһы Тәгаләнең бик зур һәм күп хикмәтләре бар. Ураза — Раббыбыз тарафыннан фарыз кылынган олуг гыйбадәт. Без аны бары тик Аның ризалыгы өчен генә үтәргә тырышабыз. Хак Тәгалә әйтә: «Адәм баласының уразадан башка һәр эше (гыйбадәте) үзе өчен. Ләкин ураза — Минем өчен һәм аның савабын да (әҗерен) Мин үзем бирәчәкмен», — ди. Ураза тоткан кешенең уразалы булуын Аллаһтан башка беркем белмәс. Динебездә аңлатылуынча, уразаның савабы да шуңа күрә чиксез.Ләкин шушы айда безнең тәкъвалыгыбызны сынап кына калмый Тәңребез, шул ук вакытта бу ай эчендә бик күп хикмәтләр һәм могҗизалар да яшерелгән. Аның бәндәләргә матди яктан да, мәгънәви яктан да бик күп файдалары бар.
Уразаның файдалары
Ураза тоткан кеше иң беренче үзенә хаким булырга өйрәнә. Ул көне буе гыйбадәт хәлендә була. Чөнки мәгълүм булуынча, ураза — ач тору һәм сусыз калу гына түгел әле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Бары тик ашказанына гына ураза тоттырмагыз. Барча әгъзаларыгызга да ураза тоттырыгыз»,— дип. Ягъни кеше үзен әхлакый яктан да тәрбияли: ямьсез сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән, яла ягу һәм сүз йөртү кебек бәндәчелек хаталарыннан тыела. Ураза тоткан кеше күзен, колагын, аяк-кулларын да начар эшләрдән саклар. Сәүдә эшендә гадел булыр, ярлыларга ярдәм итәр, өлкәннәргә — хөрмәт, кечкенәләргә дә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтер, дип аңлатыла дини чыганакларда.
Нәфес белән сугыш
Ураза тоткан кеше нәфесе ни кушса, шуны эшләмәс, ягъни нәфесенең тоткыны булмас. Урынсыз теләкләренә ирек куймас. Сабыр булырга өйрәнер. үзендә ихтыяр көчен күрсәтер һәм тәрбияләр. Бу җәһәттән Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган сүзләрне китерү мөһимрәк булыр. Мәнкәле көферләр арасында булган бер сугышта мөселманнар, көферләрне җиңеп, бик шатланып Мәдинә шәһәренә кайткач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гаскәрләренә болай дигән: «Хәзер без кечкенә сугышта җиңдек. Моннан соң зур сугышны да җиңәргә тырышыгыз». Аның бу сүзләреннән гаҗәпләнгән мөселманнар сораган: «Я, расүлиллаһ, моннан да зуррак сугыш булырмы соң? Без бит иң зур сугышта җиңдек дошманнарыбызны»,— дип. Шул вакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Иң зур сугыш — кешенең үз нәфесенә каршы, ягъни эчендәге начар ният теләкләренә каршы сугыш ул», — дигән. Чынлап та, кешенең эчендә бу теләкләрне эшләргә өндәп торучы бер көч, куәт бар ич. Динебез әмерләреннән берсе — әнә шушы көчкә каршы тору. ә ураза тоткан кеше нәфесенең начар теләкләренә каршы тора, ихтыяр көчен ныгыта. Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза — (кешене начар эшләрдән саклаган) бер калкандыр», — дигән.
Шәфкать һәм мәрхәмәт ае
Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын да уята. Ач һәм сусыз торып, ярлыларның хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә өйрәтә. ә бит уйлап карасаң, бүгенге заманда да бу дөньяның төрле почмакларында бер телем икмәккә тилмереп, ачка үлүчеләр дә бар. Хәер, безнең илдә дә хәзер бизмәннең байлардан бигрәк ярлылар мохтаҗлык кичерүчеләр ягы авырая бара түгелме? ә үз гомерендә ач һәм сусыз торуның нәрсә икәнен белмәгән кеше аларның хәлен аңлармы соң? «Ачның хәлен тук белмәс»,— дип тикмәгә генә әйтелмәгән. Шуңа күрә дә Исламда иң күп ярдәмләшү ае — Рамазан ае санала. Мөселманнар бу айда зәкәт һәм садакаларын биреп ярлыларны шатландыралар. Бу айда, гомумән, җәмәгать арасында да якынлык һәм самимият арта.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәллам әйтә: “Ураза тоту – ул олуг гыйбадәт. Әгәр адәм баласы Аллаһы кушканны үтәп, тыйганыннан тыелса, аның әҗер-савабы бу дөньялыкта ук гамәлгә ашачак”. Әйе, рамазанда булган хикмәтләрнең берсе адәм баласын Кыямәт көненә әзерләнүенә кагыла. Бу айда кылган һәрбер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын меңләгән мәртәбәләр арттырып бирермен дигән. Кодси хәдисләребезнең берсендә Аллаһыбыз әйткән сүзләр китерелә: “Яхшы гамәлләре өчен кешеләр һәр очракта да бүләкләнә. Әмма ураза Минем хакка гына тотыла һәм Мин һәркемгә дә тиешле әҗерен бирәмен”, – диелгән. Шуңа күрә дә кешеләр бу айда күбрәк изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга омтыла. Рамазан ае – үз-үзеңне, гамәлләреңне, уй-фикерләреңне, ниятләреңне контрольдә тоту, ягъни 30 көнлек сабырлыкка күнекмә (тренинг). Алай гына да түгел, Рамазан ае адәм баласына гөнаһларыннан, кимчелекләреннән арыну, нәфесен тезгенләү, холык-фигылен үзгәртү өчен дә бик яхшы форсат булып тора. Дөрес, шушы 30 көнеңне яхшы гамәлләрдә генә уздырып, ә ураза беткәч кире көндәлек тәртипсезлеккә кайту адәм баласының рухи яктан көчсезлеген күрсәтә. Ә менә рамазан аенда алган рухи көчне, ихласлыкны 11 ай буена саклап кала алу көчле рухлыларга гына мөмкин эш. Шуңа да Аллаһы Тәгаләгә тәүбәгә килергә, яхшы гамәлләр генә сорарга кирәк.
Габдулла хазрәт Кәримов
Камышла районынын имам-хатыйбы
|