Об Исламе • Основы Ислама.
Адәм баласын үзен, аның тормыш-көнкүрешен аякта тоткан нәрсә - эш. Эшләү, эш ярату халкыбызның холкында да бар, динебез Ислам да моңа әмер итә.
Мөкатдәс китабыбыз Коръәни-Кәримдә:
«Кеше белеп торсын - аңа эшләгәне генә язылачак Һәм ул эшләгәнен соңында күрер, Һәм эшләгәне өчен тиеш булганы аңа бирелер», диелгән (53 нче «Нәҗем» сүрәсе, 39-41 нче аятьләр.)
Исламият эшләргә, кәсеп итәргә, ризык эзләргә куша. Динебез башкаларның хакына тимичә, хәрәмнән сакланып эшләнелгән Һәртөрле эшне хәләл, дип саный.
Бер хәдисендә Расүлуллаһ (с.г.в.): «Кеше үз кул көче белән эшләп тапкан ризыгыннан тагын да хәерлерәк аш ашамады. Дауд Пәйгамбәр дә үз кулы белән эшләп ашый иде», - дигән.
Теләнеп йөрү, хәер сорау, ялкаулык - болар барысы да Ислам динендә хәрәм, ягъни тыелган.Чөнки алар мөселманнарны рәнҗетә, кадерен төшерә. Әз генә булса да, гади эшне эшләп ашау теләнүдән өстенрәк икәнен күрсәтеп, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Сезнең берегезнең бау алып, урманга барып, утын кисеп, аны сатып, шул акчасына ашавы - башка кешеләрдән соранып йөрүеннән хәерлерәк (ул кеше бирсә, аңа бурычлы булырсың, бирмәсә -оятка калырсың)».
Эшләү динебездә гыйбадәт буларак кабул ителгән, ягъни гыйбадәт белән эшләү арасында аерма юк.
Шулай бервакыт Расүлуллаһ (с.г.в.) сәхабәләре белән утырып торган җирдән озын буйлы, зур гәүдәле бер яшь ир үтеп китә. Сәхабәләр аңа карап: «Эх, бу кеше үзенең көчен Аллаһы юлында сарыф итсә, нинди яхшы булыр иде», -диләр.
Расүлуллаһ аларга карап: «Әгәр бу кеше балаларына ризык табар өчен чыккан булса, ул - Аллаһы юлында,әгәр ата-анасының ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен чыккан булса, ул - Аллаһы юлында.Әгәр үзенең икмәген кәсеп итәр өчен чыккан булса, ул болай да Аллаһы юлында инде.Әгәр тәкәбберләнеп, башкаларга үзенең гәүдәсен, көчен күрсәтер өчен чыккан булса, ул - шайтан юлында», -дигән.
Бабаларыбыз: «Ни чәчсәң -шуны урырсың», - дигәннәр.
Яшәр өчен җирне эшкәртү, чәчү, үстерү Һәм уру, урганны эшкәртү кирәк. Шуның соңында гына тамакны туйдырып, өс-башка киенеп була. Бөек гарәп галиме Ибне Халдун үзенең «Мөкаддимә» исемле әсәрендә: «Кешене башка җанлылардан аерган нәрсә - эшләү. Хайван да хәтта ризыгын табар өчен эзләргә, ауларга, бала чыгарыр өчен оя корырга мәҗбүр», -
дигән. «Нәҗем» сүрәсендәге: «Кешегә эшләгәне генә бар», - дигән аять адәм баласына эшләргә куша. Эшләсә генә, нәтиҗәсен күрәчәктер. Яхшы эшләр эшләсә - файдасын Һәм әҗерен, начар эшләр эшләсә - зарарын Һәм җәзасын күрәчәк.
Коръәни-Кәримдә Һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә әйтелгән кебек, кеше сөйләгән сүзләре өчен дә, эшләгән эшләре өчен дә җавап бирәчәк.
Шулай булгач, ничек эшләргә кирәклеге дә билгеле. Хәләл булган эшне генә эшләү, хәләл булган кәсепне генә итү, тапкан малны Һәм кулга кергән акчаны хәләл юлларда гына сарыф итү -болар мөселман өчен принцип булырга тиеш.
Кол хакына керү,кешенекенә кул сузу,урлау,ришвәт алу,алдап сату,үлчәгәндә ким бирү - болар барысы да хәрәм.
Исерткеч эчемлекләр,отыш уеннары белән бәйле булган Һәртөрле эш тә хәрәм,исраф та хәрәм.
Эш белән бәйле буларак, кешеләр якынча өчкә бүленгән Һәм Һәрберсенең шәригатьтә Вазыйфалары бар:
1. Сәүдәгәрләр саткан малларын мактамаска, малында кимчелек булса, аны алучыга әйтергә тиеш.
2. Эш бирүче, яллап эшләтүчеләр эшчегә тиеш булган эш хакын тулаем Һәм вакытында бирергә, эшчене якларга, аның хакларына тимәскә тиеш.
3. Эшче үз эшен матур итеп, җиренә җиткереп эшләргә тиеш.
Имам Бохариның «Сахих»ында китерелгән бер хәдистә Рәсүлебез (с.г.в.) болай дигән: «Шундый вакыт килер, кеше тапкан Һәм алган малын кайдан, нинди юллар белән тапканына карап та тормас. Эшләп хәләл юлданмы, әллә хәрам юлданмы килгәнен уйламас».
Без күбрәк вакыт дөньяны куабыз, шулай эшләмәсәк, көнкүрешебезне тәэмин итә алмыйбыз. Ләкин адәм баласы бу җиһанга дөнья өчен генә түгел, ахирәтне казаныр өчен дә килгән.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Дөнья - ахирәтнең кыры», -дигән.
Шулай булгач, бәндә бу дөньяга Раббысына гыйбадәт кылыр өчен дә җибәрелгәнен онытмасын. Юкса, ул да аны онытыр да, үзе шундый яраткан дөньясын да алып бара алмас.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Сезнең иң хәерлегез -дөньясы өчен ахирәтен, ахирәте өчен дөньясын ташламаганыгыз, чөнки дөнья ахирәткә тоташтыра», - дигән.
Динебез ялкаулыкны, оеганлыкны, төшенкелекне мәкруһ күрә, ягъни яратмый. Мөселман Һәрвакыт җанлы, актив, динамик булырга тиеш.
Расүлуллаһ (с.г.в.) хәдисендә: «Ике көне бер-берсенә охшаган кеше зарарда», - дигән. Шулай итеп, Һәр яңа көн алга баруны, ирешкәч, урында туктап калмауны хуп күрә.
«Кешеләр ике нәрсәнең кадерен белмәсләр: исәнлек Һәм буш вакыт», -дигән хәдис белән сөекле Пәйгамбәребез вакытны исраф итмәскә, эш белән мәшгуль булырга куша.
Мөселман өстеннән төшерер өчен генә эшләмәс, чөнки эшләгән эше өчен җавап бирәчәге бар.
Һәр эш өчен әҗер-савап өмет иткән мөэмин - эшләгән Һәр эшен матур иттереп, җиренә җиткереп эшләр.
Рәсүлебез (с.г.в.) моның турыңда бер хәдисендә:
«Берегез эш эшләгән вакытта аны тәмам итеп, җиренә җиткереп эшләсен, чөнки эшне җиткереп эшләү - күңелнең хәсрәтләрен җиңеләйтер”, - дигән.
Икенче хәдисендә исә: «Эшләрнең иң хәерлесе яхшы итеп эшләү, хәйлә кушмау, эшли торган эшне белеп эшләү», - дигән, чөнки тагын Рәсүлебез сүзләре белән әйтсәк:
«Эшләгән вакытта эшен яхшы итеп эшләгән кешене Аллаһы Тәгалә ярата».
Эшләү - хәраммы, мәкруһмы, мөстәхәбме, фарызмы, вәҗибме, дигән сорауга җавап буларак, Расүлулла хәдисен китерәбез:
«Хәләл кәсеп артыннан йөрү Һәр мөселманга вәҗиб (тиешле)», - дигән.
Димәк, Һәр мөселман хәленнән килгән кадәр эшләргә тиеш. Эшләмәсә
- җавап бирәчәге бар. Һәр көн намазыбыз - вәҗиб, аны укымасак, гөнаһлы булабыз. Намазның вәҗибләре бар, аның берсен генә соңга калдырып эшләсәк, яисә онытып калдырсак, намазыбыз ким була. Бу кимчелекне бетерер өчен намаз соңында вәҗи сәһү сәҗдәсе кылабыз. Хәленнән килгән, малы җитәрлек булган мөселманга елына бер тапкыр корбан чалу да вәҗиб. Көче җитеп тә чалмаган кеше гөнаһлы була.
Әлбәттә инде, эш дигәндә ир-ат, хатын-кыз, балалар өчен аның дәрәҗәсе төрле.
Ирләр гаилә башы булганга, алар өчен эшләү - тормыш нигезе, чөнки мөселман ир-атларның төп Вазыйфасы - гаиләсен тәэмин итү.
Расүлуллаһ(с.г.в.) хәдисендә: «Бәндәнең кыямәт көнне үлчәү булган мизанга иң беренче куелачак нәрсәсе - гаиләсе өчен сарыф иткән акча һәм мал», -дигән.
Хатыны, бала-чагасының өсте бөтен, тамагы тук, торачак җирләре булырга тиеш. Болар булгач, ир-атның өстеңдә -зәкят, гошер бирү. Зәкят, гошер бирерлек малга ия булмаса, нәфел садакасын бирер, чөнки Расүл Әкрам (с.г.в.) хәдисеңдә:«Өстәге кул (ягъни башкаларга бирүче) астагы кулдан (алучыдан) хәерлерәк», - дигән.
Ләкин мөселман ир-атның өстеңдә нафакасы бирелергә тиеш булган башка кешеләре: карт әти-әнисе, әби-бабасы, башка зәгыйфь яки хәлсез туганнары булырга мөмкин. Ул аларны да карарга тиеш.
Хәзрәте Пәйгамбәребез: «Һәрберегез көтүче Һәм Һәрберегез кул астында булганнар өчен җаваплы», -дигән.
Ир-ат (гаилә башыгы) - гаиләсен караучы Һәм алар өчен җаваплы. Хатын - иренең өеңдә караучы. Ул өйдә булган эшләр өчен җаваплы: ире тапкан малны исраф итмичә генә тоту, өйдәге эшләрнең җиренә җиткерепэшләнүе өчен җаваплы.
Бала-чага да әти-әниләре янында булышып, кулларыннан килгәнне эшләргә, ә ата-ана балаларын кечкенә яшьтән үк эшләргә өйрәтергә тиешле.
Сөекле Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Ата кеше баласына гүзәл тәрбиядән тагын да яхшырак бүләк бирә алмас», -дигән.
Гүзәл тәрбия исә эш сөюне дә үз эченә ала. Димәк, ата-ана баласын эшләргә, эш яратырга да өйрәтергә тиеш.
Милли шагыйребез Габдулла Тукай балаларга мөрәҗәгать итеп, болай дигән:
И, балалар, эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә - эш.
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш.
Пәйгамбәребезнең эшләү төрләрен күрсәтеп, кайсыбер мөһим эшләргә басым ясап әйткән хәдисләре бар. Шуларның иң мәшһүре чәчүчелек, бакчачылык белән бәйле:
«Бер мөселман иген чәчсә, агач утыртса һәм аларның уңышларыннан кеше, кош яисә хайван ашаса (файдаланса) ул кешегә садака бирү әҗере язылыр».
Ислам динендә аерым шәхескә, гаиләгә Һәм, гомумән, бөтен җәмгыятькә файда китергән Һәртөрле хәләл эш Һәм хезмәт төре хуп күрелә. Бабаларыбызның: «Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән сүзенең нигезе булган бер хәдистә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә колларының һәртөрле һөнәр иясе булуын ярата», - ди.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә әйтелгәнчә: «Аллаһы Тәгалә кешенең хәләл мал эзләп, мәшәкатьләнгәнен күрәсе килә».
«Хәләл ризык эзләп, арып талып кичне каршылаган кеше гөнаһлары ярлыканган (гафу ителгән) хәлдә ятар».
Язмамны хәзрәте Мөхәммәдиең (с.г.в.) хәдисе белән йомгаклыйм: «Эшләгез, Һәр кеше үзенә насыйп иткән эшендә ярдәм Һәм җиңеллек табар».
Иршат хәзрәт САФИН.
|