Об Исламе • Фикх
Госел - бөтен тәнне юып, коену дигәнне аңлата.
Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара:
Әүвәл истинҗа кылып, гаурәтләрен пакьли.
Аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа.
Аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый.
Аннан соң әүвәл - башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя.
Аннан соң мөмкин кадәр тәненең һәр җирен куллары белән ышкып чыга.
Аннан соң янә икенче кат тәненең һәр җиренә су коя.
Аннан соң янә тәненең һәр җиренә су йөгертә.
Аннан соң аякларын юа.
Госел шулай алына. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Намаз уку өчен госел өстенә тәһарәт алу кирәкми.
ГОСЕЛНЕҢ ФАРЫЗЛАРЫ
Авыз эчен юып чайкау.
Борын эчен юу.
Тәннең һәр җиренә су тидерү.
Госелдә тәннең һәр җиренә: чәч, каш, сакал-мыекка, күз чокырларына, җыерылып торган җирләргә, йөзек астына, кендеккә су тидерү тиешле.
Ирләргә чәчнең һәр бөртегенә су тидерү фарыз, шул сәбәпле аларга чәчләрен кистерү яки кыскарту (Ислам әһеле - мөселманнар арасында) сөннәт булып санала. Хатын-кызларга чәчләренең төбенә су тидерү җитә. Толымларына су тимәсә дә ярый, чөнки хатын-кыз өчен чәч – бер зиннәт. Аларга чәчләрен кистерү яки кыскарту дөрес түгел.
ГОСЕЛНЕҢ СӨННӘТЛӘРЕ
Гаурәтне юу.
Тәннең нәҗесле җирләрен юу.
Беләзекләргә кадәр кулларны юу.
Госелгә кадәр тәһарәт алу.
Әүвәл - башны, аннары башка җирләрне юу.
Уң тарафтагы әгъзаларны сул тарафтагылардан алданрак юу.
Бер кат су койганнан соң, тәнне бер кат ышкып чыгу.
Тәннең һәр җиренә өчәр кат су тидерү.
Суны күп түгеп, исраф кылудан саклану.
Госел алганда кыйблага арка белән тору.
ГОСЕЛНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ
Җөнеб (госелсез) булу;
Хәез тәмамлану (хатын-кызларда һәр ай саен була торган күрем хәленең тәмамлануы).
Нифас тәмамлану (бала тудырганнан соң, хатын-кызларның аналыгыннан килә торган канның тукталуы).
Җөнеб булуның сәбәпләре дә өчәү:
Шәһвәт вакытында мәни (сперма) чыгу.
Җенси якынлык кылу.
Йоклаган чагында хатыннарның һәм ирләрнең җенес әгъзаларыннан сыеклык килү.
Госелсез кеше тәненең һәр җире арусыз була. Җөнеб (госелсез) кешегә Коръәнне тоту, аны уку, мәсҗидкә керү, тәһарәт яки тәяммум алмыйча ашау-эчү - мәкруһ, шуның өчен аңа мөмкин кадәр тиз арада госел алып, пакьләнү фарыз.
Тәһарәтсез кешегә Мөсхаф шәрифне (Коръәнне) тоту мәкруһ булса да, Коръән уку мәкруһ түгел. Догалар уку, сәлам бирү һәм тәсбих әйтү җөнеб кешегә дә, тәһарәтсез кешегә дә рөхсәт ителә.
Илнур хәзрәт САБИРОВ.
Сегодня
Включите JavaScript
Расписание намазов Самарской области на сегодня
Фаджр (наступление)
2:46
Восход
5:17
Зухр (наступление)
12:44
Аср (наступление)
17:40
Магриб (наступление)
20:01
Иша (наступление)
21:57
Время наступления времени намазов указано для Самары. По области может варьироваться в пределах 5 минут.
Ближайшие праздники
15 июня
День Арафат
16 июня
Ид уль-Адха (Курбан-байрам)
07 июля
Мухаррам
16 июля
День Ашура
14
Мавлид ан-Наби.
Аят дня
45:15. "Кто совершает добрые деяния — то это для самого себя и ему за это будет великое воздаяние и вознаграждение, а кто совершает нечестивые злые деяния — вредит самому себе. Потом вы будете возвращены к вашему Творцу и предстанете перед Ним для воздаяния
Читать далее