Самар өлкәсе мөселманнары зур югалту кичерә.
Атаклы остаз, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, Самар өлкәсенең беренче мөфтие Лотфулла улы Вагыйз хәзрәт Яруллин вафат булды...
Вагыйз хәзрәт Яруллин Россия тарихында динебез Ислам үсешендә яңа дәверне җитәкләде.
Дингә багышланган хезмәтен җан атып башкаручы кеше буларак, ул, Аллаһы Тәгалә ярдәме, үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән, күп авырлыкларны җиңеп чыгып, мәсҗидләрне торгызуга, яңа гыйбадәтханәләрне төзүгә, халыкара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга саллы өлеш кертте.
Самар өлкәсендә Исламны үстерүдә һәм таратуда, турылыклы мөселманнарны тәрбияләүдә, дин кардәшләребез арасында бердәмлекне ныгытуда Вагыйз хәзрәтнең хезмәте әйтеп бетермәслек зур.
Атаклы дин әһеле буларак, Вагыйз хәзрәтнең абруе, аның җитәкче сыйфатлары, өлкәбездән тыш, башка төбәкләрдә дә дан казанды.
Вагыйз хәзрәт Яруллин үзенең өммәте өчен оста җитәкче, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән күренекле шәхес иде.
Остазыбызның гыйлеме, тугрылыгы, эчкерсез Иманы, тәҗрибәсе, акыллы үгет-нәсыйхәтләре аның шәкертләренең, иярченнәренең хезмәтендә дәвам итәр, ин ша Аллаһ.
Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте Президиумы, региональ Диния нәзарәтенә кергән барлык мәсҗидләр советларының рәисләре, имамнары, мөәзиннәре, гыйбадәтханәләргә йөрүчеләрнең исеменнән Вагыйз хәзрәт Яруллинның гаиләсенең, якыннарының һәм туганнарының олуг кайгысын уртаклашабыз.
Аллаһы Тәгалә Вагыйз хәзрәтнең гөнаһларын ярлыкасын, Үзенең киң рәхмәтеннән ташламасын, оҗмах насыйп итсен, игелекле гамәлләрен кабул кылсын иде.
Иннә лиЛләһи үә иннә Иләйһи раҗигун.
поделиться: