“Ә картлыкка килеп җитмәгән булсак?”
Яшьлек елларымның ерактагы томаннары артында калганына да күп еллар үткән. Мин тәмамлаган авиация институтының дипломы да иңде саргая төшкән. Үткән еллар дәвамында эшләгән "Прогресс" заводының инженерлар үтә торган баскычларына да башкалардан бик үк калышмыйча күтәрелдем кебек.
Ник соң күңелемдә канәгатьлек, тынычлык хисен тоемламыйм?
Нәрсә җитми соң миңа һаман?
Бу дөньяда күп кенә эшләр уңышлы башкарылган, ә төп бурычымны, иң җаваплысын үти дә башламаганмын бит әле! Чигәмдәге чәчләремнең аксылланган өлешләре күренә - ә мин һаман намаз әһеле түгел...
Менә эш нәрсәдә икән!
Бу фарыз гамәлне 10 яшем тулу белән үк үти башларга тиеш идем бит.
Йә, Раббым!
Гафиллек йокысында үткәргән елларым өчен гафу ит!?
Бу өлкәдәге җитешсезлегемне төзәтү йөзеннән беренче адымнарымны "Мәрҗани" мәсҗидендә мөхтәрәм Габделхак хәзрәт Саматов дәресләренә йөрүдән башладым. Аның дәресләрендә үземнең ни дәрәҗәдә наданлыгымны аңлап, бу юнәлештә "төзәлү" юлларын таптым.
Икенче адымым "Кабан арты" мәчетендә Исхак хәзрәт Лотфуллин оештырган Коръән уку дәресләрендә белем алдым. "Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык" исемендәге мәдрәсенең шәкерте булу дәрәҗәсенә дә ирештем.
Хәзер инде остазларымның икесе дә фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһы Тәгалә анарның белеп кылган вә белми кылган гөнаһларын гафу итеп, Үзенең иң гүзәл җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.
Ике остазымның да мәктәпләрен үтеп, мәдрәсәнең беренче курсында укый башлагач кына, күңелемдә беренче тапкыр тынычлыкка охшаш, җылылык барлыкка килде. Сулпәнләнеп өлгермәгән дәрт кыйпылчыкларымны, сәләт дигән мөмкинчелекләремнең барысын да бергә туплап, ашыга-ашыга моңарчы үзем белмәгән белем орлыкларын берәмтекләп, акыл һәм зиһен кәрзиннәремә җыя башладым
Мәдрәсәдәге мин укыган төркем аз санлы булганлыктан, мөгаллимнәребез һәр дәрес саен үзләре биргән белемнәренең ни дәрәҗәдә үзләштергәнебезне тикшереп, кирәк чакта кабаттан аңлатып китәргә дә авырсынмыйлар иде. Ә без инде, ярыйсы гына гомер кичергән абзый һәм апалар, яшь мөгаллимнәребез алдында кайчак кызарып та, кайчак каушап та китә идек. Нишлисең: "Белем алу -энә белән кое казу" дигән халкыбызның мәкален борынгы бабайларыбыз безгә юкка гына мирас итеп калдырмаганнардыр шул...
Безнең уку бүлмәбез иркен, җылы һәм якты иде. Парталар урынына бик тә уңайлы өстәлләр булып. Коръән Кәримебезне куярга, аның янына кирәк битләрен ачып, Тәфсирен урнаштырырга да урын җитә иде. Ә намаз вакытлары җитсә, зур һәм идәненә затлы келәмнәр җәелгән гыйбадәт залыбыз да бар. Анда мөгәллимнәребез белән бергәләшеп намаз укыганнан соң, рухи күтәренкелек белән дәресләребезне дәвам итә идек.
"Мәдрәсенең почмагы - дөньяның оҗмахы", - дигән мәкаль дә нәкъ безнең мәдрәсә шартларына тәңгәл килә кебек.
Менә шундый уңай шартларда гасырлардан-гасырларга атлап, төрле дәрәҗәдәге авырлыклар, михнәтләр кичеп, ата-бабаларыбыз безгә мирас итеп саклап калдырган динебез Ислам нигезләрен ничек инде өйрәнмисең дә, ничек итеп шул алган белемнәрең нигезендә гамәлләреңне кылмыйсың инде? Берүк! Ата-бабаларыбызның рухларын рәнҗетә күрмик! Бәлки, шул хисләр безне дәресләр тәмамланганнан соң ашыкмыйча гына трамвай тукталышына таба атлаганда да, соңгы тукталыш булганлыктан, ярым буш трамвайга кереп утыргач та, дәрестә тыңлаган коръән сүрәләрен, Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.в.с.нең тормышы турында мөгәллимебезнең тәэсирләнеп сөйләгәннәрен, гарәп телендәге бер сүзнең җиде мәгънәгә ия булып, аларны әйткәндә тамакның кайсырак өлешен "эшкә җигәргә" кирәклеген кабатларга тырышып барырга салмак кына этәрәдер.
Ә инде тәҗвид кагыйдәрен үзләштерү нияте белән кайбер сүзләрне тамак төбе белән "гырылдабырак" әйтеп карыйсы килгән чакларда, кондукторның үзеңә таба борылып, аптырашлы карашын тоемларгада туры килгән чаклар булды.
"Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең Сәфәр аеның 27-нче көнендә Әбу Бәкер (р.г.) белән яшерен рәвештә Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганда Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән мәгарәдә (тау тишегендә) эзәрлекләүче мөшрикләрдән исән калалар.
Алар кереп урнашканнан соң мәгарәгә керә торган тишеккә үрмәкүч пәрәвәзен кора һәм, күгәрчен оя ясап, йомыркаларын салып куя. Атларга атланып, кылыч күтәреп килгән мөшрикләр мәгарәдә беркемнең дә юклыгына ышанып кире китәргә мәҗбүр булалар...
Мөгаллимебезнең тәэсирләнеп сөйләгән һәр дәресен шулай трамвайда тибрәлеп кабатлап кайтам.
Әйе, картайгач, Коръән укырга өйрәндек.
Ә картлыкка килеп җитмәгән булсак?
Аллаһыга шөкер, шулай да күңел тыныч түгел. Дәртле яшьлек Коръәнсез үткән. Бик күпне югалттык. Хаталарыбызны төзәтү мөмкинлеге бар. Балаларыбызга, оныкларыбызга Коръән серләрен төшендеререгә кирәк. Бу – безнең вазыйфабыз.
Без, дәһричелек чорында яшәгәннәр һәм шул идеология даирәсендә харап була язганнар, картлыгыбызда оныкларыбызны, туруннарыбызны динебез Ислам таләпләре буенча яшәргә өйрәтеп калырга тиешбез. Шул вакытта гына яшьлек хаталарыбызны аклар Раббыбыз, дигән өметтә яшим.
Мәгариф РАЯНОВ.
Казан шәһәре.
поделиться: