Бисмилләһир - рахманир - рахим.
Әс-сәламе галәйкем вә рәхмәтүл - лааһи вә бәрәкәтүһ!
Барлык мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан бәйрәме дә килеп җитте. Шушы олуг тантана көннәрендә һәммәгезгә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы һәм мул тормыш телибез! Дәрәҗәле бәйрәмебез динебез Ислам кушканча үтсен иде дигән теләктә калам. Корбан бәйрәме безләргә зур йөкләмә бирә. Изге Китабыбыз Коръәни - Кәрим: "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне,фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал", ди.
Аллаһыга шөкер, Самар җилегендә мөселманнар елдан-ел күбрәк корбан чалалар. Зур-зур мәҗлесләр оештырып табыннарда гаиләләре, туганнары, хезмәттәшләре, туган-тумачалары җыелып Корьән мәҗлесләре оештырылар.Шул табыннарда имамнарыбыз мөселманнарның вазыйфаларын исләренә төшерәләр. Кардәшлек җепләрен ныгыталар.
Корбан гаете көннәрендә бер-беребезне яхшылыкка өндәп, күркәм вәгазьләр тыңлап холкыбызны камилләштерик. Без -- мөселманнар, кулыбыз белән дә, телебез белән дә башкаларга зарар китермичә яшик. Барчагызга да бәхетле тормыш телим!
Корбан бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин.
поделиться: