“Аллаһыга ышанучылар – туганнар”
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән барлык диндәшләребезне изге Рамазан ае тәмәмлануын тасвирлаган Ураза гаете белән тәбрик итәм.
Бүген без Алланы Тәгаләдән безнең уразаларыбызның кабул ителүен һәм безне Үзенең рәхмәтеннән ташламавын сорыйбыз.
Быел Россия мөселманнары өчен изге Рамазан ае июнь аена туры килде – көннәрнең иң озын, иң кызу чагы. Тик авыр шартларга карамастан,
мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең васыятен лаеклы үтәделәр.
"Сезгә кадәр яшәгәннәргә кебек үк, сезгә дә ураза тоту тиешле" ("Сыер" сүрәсе, 183нче аять).
Динебез Исламның биш терәген үтәгәндә, күңелебез, акылыбыз пакьләнә, без тормышта дөрес юлны сайлыйбыз. Мөселманнар, рухи яктан камилләшүгә бердәнбер дөрес юл буларак, биш вакыт намаз укыйлар, хаҗ кылалар, ураза тоталар. Ураза гаете алдыннан мөселманнар фәкыйрьләргә, ярлыларга, ятимнәргә һәм, гомумән, мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирәләр.
Ураза дини кешеләр өчен җитди сынау булып тора. Без ураза тотканда тормышта ачлык кичергән кешеләрне яхшы аңлыйбыз. Аллаһыга шөкер, бу сынауны тиешлечә үттек. Күп кенә диндәшләребез әхлаки юлга бастылар, игелекле гамәлләр кыла башладылар.
Ураза мохтаҗ, фәкыйрь, мескен, ятим, инвалид кешеләрнең хәлен яхшы аңлап, аларга карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Чынлыкта, Ураза гаете алар өчен дә зур бәйрәм булып тора. Фитыр сәдакасы бу кешеләрнең хәлен бераз җиңеләйтер, дип ышанабыз.
Ураза бәйрәмендә меңләгән мәсҗидләрдә барлык Ислам динендәге кешеләрнең бердәмлеген тасвирлап, Аллаһы Тәгаләнең берлеге турында тәкбир әйтеләчәк.
Милләтенә, төсенә карамыйча, без бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез, чөнки Изге Коръәндә:
"Чынлыкта, Аллаһыга ышанучылар - туганнар. Шуңа күрә бер-берегезгә карата мәрхәмәтле булыгыз һәм Аллаһыдан куркыгыз, бәлки, гафу ителгәннәрдән булырсыз", диелгән. ("Бүлмәләр" сүрәсе, 10нчы аять).
Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе,
мөфти Талип хәзрәт Яруллин.
поделиться: