“Яктылык”та кунак итә беләләр!
Самарның “Яктылык” мәктәбендә татар ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Бабайларыбыз мәктәп йортына узгач, кояшлы көн тагын да яктырып китте. Аларның сөйкемле йөзләре, күкрәкләрен бизәгән бихисап орден-медальләре тирә-юньгә нур сирпеде.
Самар Җәмигъ мәсҗиденең Ветераннар шурасы рәисе Гобәйдулла углы Таһир Мамышев җитәкчелегендә:
Гәрәй углы Фатыйх Шарапов,
Гаффар углы Әмир Җаббаров,
Хафиз углы Харис Гыйниятуллин,
Зәйнулла углы Хәйдәрҗан Галимов,
Фатыйх углы Мингариф Җамалетдинов,
Хөснулла углы Хөббула Хәмәтов,
Шайнур углы Шамил Габдуллин,
Сабир углы Шакир Хәбибуллин,
Таһир углы Котдус Рәфыйков,
Зәйнулла углы Хәбибулла Хөснетдинов
төрле сыйныфларга кереп, укучыларга сугышта үткән юллары турында кыскача сөйләп, аларга үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр, яшь буынны тәртипле, тәүфыйклы булырга, Ватаннарын сөяргә өндәделәр.
Мәктәп балалары бик матур концерт куйдылар. Бабайлар дәртле биюләрне елмаеп карасалар, йөрәкләргә үтеп кергән, күңелне дулкынландырган сугыш турындагы җырларны, шигырьләрне, күз яшьләрен сөртә-сөртә, тыңлап утырдылар.
Гадәттәгечә, хөрмәтле кунакларга күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар өчен мул табын да әзерләгәннәр иде.
Ветераннарыбыз шушындый игътибарга балаларча шатландылар.
Таһир ага Мамышев:
- Җәмигъ мәсҗиде “Яктылык” белән һәрвакыт хезмәттәшлек итә. Даими кунакка чакырып, безне зурлыйсыз. Без мәктәбегез белән горурланабыз. Балаларыгыз укуда да, сәнгатьтә дә сынатмыйлар. Олыларны хөрмәт итә беләләр. Киләчәктә дә сезгә уңышларга ирешергә телибез”, - дип, барлык бабайлар исеменнән рәхмәт белдерде.
Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәтләре.
поделиться: